Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Татарча каверлардан - җыр иҗат итүгә

Татарча каверлар яшьләрне җәлеп итәме? Инстаграм аккаунтында 7 меңгә якын язылучысы булган Илшат Гыйльметдинов бу сорауга «Әйе!» дип җавап бирә. Егет менә инде 4 ел популяр җырларга каверлар төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыра. Үз аудиториясен дә булдырырга өлгергән ул.

– Илшат, иҗатка мәхәббәтең нидән башланды?

– Кечкенә чакта телевизордан күреп, гитарада уйнаучыларга кызыга идем. Үземне алар урынына куеп карап, хыялландым. Аларга кул чабалар, таныйлар, шуңа минем дә артистлар кебек популяр буласым килде.

– Ялгышмасам, синең каверлар яздыру белән мавыгуың Оксана Ильюпның «Гашыйк булдым, ахры» җырыннан башланды.

– Әйе, «Гашыйк булдым, ахры» каверын яздырып, «ВКонтакте»дагы битемә урнаштыргач, күп кеше карады. Дуслар тагын яздырырга тәкъдим итте, күп комментарийлар килде. Миңа бу алга таба камилләшергә этәргеч бирде, тукталып калмадым, каверлар яздыра башладым.

– Альберт Нурминский җырларына яздырылган каверлар турында сөйлә әле.

– Аның җырлары яшьләр арасында таралгач, берничә кавер ясадым. Альберт Нурминский популяр булганлыктан, аның җырларына яздырылган каверларны да бик яхшы карадылар, социаль челтәрләрдә язылучыларым артты, күп матур сүзләр килә башлады.

– Кайсы башкаручыларның җырларына каверларың яхшырак килеп чыга?

– Рифат Зариповның җырларына каверлар башкарырга яратам, чөнки аның җырлары мәгънәле, тирән эчтәлекле. Гади кеше ул, шуңа тамашачы аны яратып кабул итә, үзем дә шул гадилеге өчен хөрмәт итәм, җырларын яратам.

– Синең «Ялган сөю», «Ерактагы йолдызым», «Уен тәмам» җырлары яшьләр өчен иҗат ителгән. Шушы җырларыңда үзең кичергән хисләрне чагылдырдыңмы? Җырларыңны яздыруда ярдәм итүчеләр булдымы?

– «Ялган сөю» җырын үземнән чыгып яздым. Бу турыда күп сорадылар, тик дөресен әйтми идем. Әйе, шушы җырда үзем кичергән хисләр чагыла. «Ерактагы йолдызым», «Уен тәмам» җырлары үзем турында түгел, башка парларны күздә тотып яздым. Җырны берүзем язам, булышучылар юк. Җыр әзер булгач та, башкаларга тыңлатып, ничек булганын сорамыйм, туры студиягә барып яздырам.

- Нигә башта дусларыңа, якын кешеләреңә тыңлатып, җырга карата фикерләрен сорамыйсың? Җыр тыңлаучыларга ошамас дигән хис булмыймы?

- Тыңлатырлык кешеләр бар, җыр әзер булгач, бер өлешен Инстаграм битенә урнаштырып карыйм, ләкин аны чыгарам, дип язмыйм. Аны тыңлауга, күп кешедән "Җырны чыгар, тыңлыйсы килә!" дигән сүзләр килә. Миңа шул җитә кала, студиягә барам, яздырам. Беләсеңме, әгәр җыр чын күңелдән язылса, сүзләре мәгънәле булса, кеше тыңлый аны, ошата - мин шуңа таянып эш итәм. Мәсәлән, "Якын дуслар" җырын группадаш дусларыма тыңлаттым. Алар ошаттылар, яшьләр яратачак, диделәр. Аллага шокер, фикер уртаклашырлык кешеләрем бар. Тик шулай да, мин элеккеге мәкальгә таянып эш итәм: кешенекен тыңла, үзеңнекен эшлә.

– Иң соңгы чыккан җырың «Уен тәмам» дип атала. Җырлар язарга сине нәрсә илһамландыра?

– Интернет челтәрендә дүрт җырым гына бар әле. Язган җырларым, гитарада язылган көйләрем күп, ләкин әле алар кешегә күренмичә, качып яталар. Аллаһ боерса, шушы җырларым да дөнья күрәчәк. Җырлар язарга тирә-юньдәге кешеләр, мәхәббәт, танышулар, дуслар белән аралашу илһам бирә. Аннан соң, авылым илһамландыра. Авылныкы бит мин, чын авыл егете.  

 – Киләчәккә планнарың ничек? Шушы шөгылеңне дәвам итәчәксеңме?

– Хәзерге вакытта Казанның Кооператив техникумында укыйм, аны бетереп, югары уку йортына керергә телим. Тиздән яңа җырларым дөнья күрәчәк. Әлегә иҗат итү, җырлау минем өчен икенче урында, ләкин алга таба мин аны камилләштерәчәкмен, беренче урынга күтәрәчәкмен. Тамашачы мине кабул итсә, җыр өлкәсе буенча китергә мөмкин. Бу шөгылемне киләчәктә дәвам итәргә телим.

Айлия Хаҗиева.

 

Кайдан: Саба районы Оет авылы

Туган көне: 2000 елның 2 марты

Укый: Казан кооперация техникумы

Кызыксына: Баскетбол, турникта тартылу һәм күнегүләр эшләү

Уңышлары: "Йолдызлык" конкурсы лауреаты, "Башваткыч" программасы җиңүчесе (2018 ел)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев