1 апрель 2021 яңалыклары
-
Сәүдә хезмәтен җәелдерү буенча өйрәнүләр узды
Кичә сәүдә хезмәтен җәелдерү буенча өйрәнүләр узды. Укуларда Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре катнашты.
-
"Батырлыкка баш иябез»: Татарстанда сугыш геройларына һәйкәлләрне карау буенча акция старт алды
Татарстанда Бөек Ватан сугышы белән бәйле 2,6 меңгә якын монумент бар.
-
2 апрельгә һава торышы
2 апрельдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Төнлә яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә 0..+4°, көндез +5..+10° градус булачак. Юлларда урыны белән бозлавык.
-
Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабы сатуга чыкты
Китапны Казанда һәм Уфада газета-журнал киоскларында, Татарстан районнарында газета редакцияләрендә сатып алырга мөмкин.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә «Җитез куллар» программасы дәресләре
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы Зөлфирә Ахметова тарафыннан «Җитез куллар» программасы нигезендә дәресләр үткәрелә. Бу төр кул хезмәте белән өлкәннәребез ничә яшьтә булуларына карамастан, бик теләп һәм кызыксынып эшлиләр.
-
Чаллыда комплекслардан арындырырга булганнар
Алар урынына хәзер урамнар булачак.
-
Мәктәп укучылары арасында флорбол ярышы
Мәктәп укучыларының язгы каникулын файдалы итеп үткәрү максатыннан төрле чаралар оештырыла. Шәмәрдән лицее базасында флорбол ярышы үтте. Укучылар ярышка ныклы хәзерлек белән килгәннәр, һәр уен мавыктыргыч узды. Кызлар арасында беренче урынны Иштуган урта мәктәбе, икенче урында Шекше төп мәктәбе командалары яулады. Егетләр арасында беренче урынга Саба гимназиясе, икенче урынга Шәмәрдән лицее һәм өченче урынга Шыңар урта мәктәбе командалары лаек булды.
-
Бердәм хоккей лигасының финал уены
30нчы мартта Лесхоз бистәсенең "Нарат" боз сараенда Бердәм хоккей лигасының финал уены узды. "Тимерхан" һәм "Гагарин"командалары очрашты. Очрашу Саба районының "Тимерхан"командасы файдасына 7:1 исәбе белән тәмамланды. "Тимерхан" командасын финалда ышанычлы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Яз көне Татарстаннан 3 мең егет армиягә китә
Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе коры җир гаскәрләре сафын тулыландырачак.
-
"Әбиләргә ни җитми? спектакле
31нче март көнне Югары Шытсу мәдәният йортында мәдәният ветераннары Ф.Бүләковның “Әбиләргә ни җитми” пьесасы буенча спектакль тәкъдим иттеләр. Артистлар өлкәннәрнең характерын, теләкләрен, хыялларын бик яхшы күрсәттеләр. Алар көлкеле мизгелләрне дә, пьесаның тирән мәгънәсен дә ачып бирделәр. Сюжет буенча өлкәннәр үзләренең мәхәббәтләрен эзлиләр, күңелләре белән яшьлектәге егет – кызлар булып калалар.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #17 / "Н" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
«Татмедиа» холдингы журналлар һәм татарча китаплар сата торган интернет-кибет ачты
Интернет-кибеттә «Сөембикә», «Идел», «Салават күпере» һәм башка популяр журналларның соңгы саннарын һәм «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан китапларны сатып алырга була.
-
Үткәннәргә юл юк...
- Әлхәмдүлилләһ, миңа тагын бер матур көн насыйп иткән өчен Ходаема мең шөкер! – дип күзләрен ачып җибәрде Рамилә. – Билләһи газыйм... Миңа гына түгел инде! Әниемә, әтиемә, сеңлемә, гаиләмдә булган барлык кешеләр өчен дә дип әйтүем, - дип уйланып та алды эченнән генә. Уянуын уянды, ләкин бер дә урыннан торасы килмәде аның. Әле укуы да башланмаган, җәйге яллар тәмамланырга бер атна бар, ләбаса!
-
Татарча каверлардан - җыр иҗат итүгә
Татарча каверлар яшьләрне җәлеп итәме? Инстаграм аккаунтында 7 меңгә якын язылучысы булган Илшат Гыйльметдинов бу сорауга «Әйе!» дип җавап бирә. Егет менә инде 4 ел популяр җырларга каверлар төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыра. Үз аудиториясен дә булдырырга өлгергән ул.
-
Кадрлар резервы: «Яшьләр сәясәтендә старт - алдагы карьерада җитди эш»
Бүген Казанда «Кадрлар резервы» Республика проектының XII сезоны башланды. "Кадрлар резервы" - озак сроклы үсеш алучы программа, ул Татарстан Республикасы яшьләренең үз максатларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыра, хезмәт һәм белем бирү мобильлеген стимуллаштыра һәм яшь гражданнарның Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән хезмәттәшлегенә ярдәм итә.