Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Каурый каләм

Үткәннәргә юл юк...

- Әлхәмдүлилләһ, миңа тагын бер матур көн насыйп иткән өчен Ходаема мең шөкер! – дип күзләрен ачып җибәрде Рамилә. – Билләһи газыйм... Миңа гына түгел инде! Әниемә, әтиемә, сеңлемә, гаиләмдә булган барлык кешеләр өчен дә дип әйтүем, - дип уйланып та алды эченнән генә. Уянуын уянды, ләкин бер дә урыннан торасы килмәде аның. Әле укуы да башланмаган, җәйге яллар тәмамланырга бер атна бар, ләбаса!

Әнисенең ишектән ук булып атылып керүен ишеткәч, Рамиләнең аяклары үзләреннән-үзе тордылар. Тиз генә урынын җыештырып, әнисе янына чыкты.

- Ни булды? Нәрсә бар, әнием? Нигә шулай кабаланасың?

Гөлниһай кызын ишетмәмешкә салыштымы шунда, әллә инде чынлап та ишетмәдеме, ничек атылып керде, шулай чыгып та китте.

... Дөресен генә әйткәндә, Рамиләнең тыштан караганда гаиләсе тулы күренсә дә, эчтән алай ук түгел иде. Гөлниһай бик яшьли (әле 20 яше дә тулмаган иде) алып кайтты аны. Ире Сәгыйть балалары булуга бик каршы төшкән иде дә, ләкин Гөлниһай үз сүзендә бик нык тора белде шул.

Шулай итеп сабый баланы больницадан өйгә алып кайттылар. Кыз бала... Әле ниндие генә! Тупырсык битле, әтисенеке кебек кабарынкы иренле, үзе кызарып пешкән алма кебек түп-түгәрәк. Кечкенәдән бик актив булып үсте Рамилә. Баскан җирендә басып, утырып торган җирендә утырып тора белмәде. Гел яңалыкка омтылды. Ләкин газиз әтисе Сәгыйть кенә үз баласын яратмады, “җене белән бер күрде”. Кызы “әти, әтием, җаным-бәгърем” дип, янында песи кебек сырпаланып йөри башласа, “син минем бала түгел, эт баласы син, эт!” – дип куып җибәрде. Сабый булгангадыр инде, Рамилә бу сүзләргә игътибар да итмәде, артык әһәмият бирмәде. Ә үсә төшкән саен, ата кешенең баласын яратмавы көчәйде генә. Хәтта бервакыт гадәтенчә атасын килеп кочаклагач, Сәгыйть кызын этеп үк җибәрде. Ә теге мескенкәе диван кырыена килеп төште, башы белән бәрелде. Бу чакта да ата ярдәмгә ашыкмады. “Кемгә кирәк соң син, эт баласы?!” – дип кенә кычкырып чыгып китте. Гөлниһай иренең кыланмышларын күреп торды, кызы кечкенә булса да, аңа авыр икәнлеген тойды. Ләкин баланы әтисез үстермим дип үз-үзенә сүз бирде, иреннән аерылмады... Ә аерылырга җитешкән булса... Барысы да башкача булган булыр иде.

Ә үсә төшкәч Рамилә барысы да аңлый башлады. Әтисенең үзгәрмәячәген дә төшенде. Аның күңеле газиз әткәсенә карата катты, йөрәге томаланды. Шул көннән башлап кыз кеше үз-үзенә әтисен онытырга сүз бирде. Ә алдагы көнне бу турыда әнисе белән сөйләште. Баксаң, Сәгыйть хатынын да тукмаштырган, әни кеше кызына ничә еллар буе әйтмичә генә йөргән икән.

- Әни... – дип сүз башлады кыз. – Әти бит мине көн саен кыйнаштыргалый. Сиңа әйтмичә йөрмәм дигән идем дә, ләкин болай гына калдыра алмадым. Кечкенә чагымда үземнең дә күргәнем бар иде: әти сине ишегалдына “разборка”га дип алып чыгып китә иде дә, чәчләреңнән сөйрәп кыйный иде. Ә мин ул вакытта кечкенә идем шул. Арагызга керергә курыктым. Кергән булсам да, бернишли дә алмас идем. Бервакыт шулай күршеләргә йөгердем. Ләкин капка төпләренә җитәрәк, “болай итеп өй хәлләрен кешегә сөйләп йөрү дөрес булмас, әниемә ошамас” дип өйгә кире йөгердем. И-и, сине жәлләп ничек елауларымны белсәң шул вакытларда. Ләкин нишләтәсең? Бала гына идем шул әле...

- Кызы-ым, күз нурым, син кайгырма. Менә күрерсең, барысы да әйбәт булачак. Тик бер атна көтәргә генә кирәк. Сабыр төбе – сары алтын дигәннәр әби-бабаларыбыз.

- Ә бер атнадан нәрсә булачак? Нәрсә үзгәрәчәк, әнием?

- Әлегә бер сүз дә әйтә алмыйм. Сорама, яме? – дигән иде шул чакта Гөлниһай.

Ә Гөлниһайның башында бер генә фикер бар иде. Бер атна эчендә ничек тә булса документларын судка биреп, ире белән аерылышырга кирәк. Судка бер барды, документларың җитми дип кайтардылар. Икенче баруында да кайтарып җибәрделәр. Күрәсе булгандыр инде... Сәгыйть хатынының нәрсә майтарырга теләгәнен белеп алды. Беркөнне өйләренә лыкма исереп кайтып, кызын бер якка, хатынын бер якка тибеп җибәрде. “Кадеремне белмисез сез, хәзер инде соң!” – диде дә, хатынының бөтен тешләрен коеп, авызыннан кара кан агызып, эт итеп кыйнап ташлады. Рамилә боларның барысын да күреп торды. Әнисен якларга теләп, араларына кергән иде, атасы кызын да бик каты кыйнап ташлады. Шуннан соң Рамилә ничә айлар буе өеннән чыкмады. Дуслары өйләренә килеп чакырса, “авыртам әле, чыга алмыйм, башка көнне” дип ялганлады. Үз ялганына үзе буталып бетте.

Шулай итеп аерылышырга документлар бирелмичә калды. Ә бу хәлләр онытылгач, гаилә элеккечә ничек бар, шулай яши башлады. Сәгыйтькә акыл кергән кебек булып китте, эчми-тартмый, өйдәге эшләрен сыпыртып эшли. Кызына да караш үзгәрде, аңа карата ягымлырак була башлады. Хатынын да иртән эшкә матур гына итеп озата, ә кичләрен тәмле ашлар белән каршы ала иде. Гөлниһайның гына иренә карата бәгере каткан иде инде. Ничек кенә гаебен акларга тырышмасын, гафу итә алмады. Бигрәк тә кызы өчен күңеле әрнеде ананың. Ләкин үзе сер бирмәде. Кешеләр сөенмәсен дип, үз гаиләсен башкалар алдында үрнәк итеп күрсәтергә тырышты. Рамиләнең дә әтисенә карата мәхәббәте сүрелгән иде инде.

Шулай итеп бер ел үтеп китте. Алар өчәүләп һаман яши бирделәр. Сәгыйть акчалы эшкә урнашты. Рамиләнең 15 яшьлеген дә дусларын җыеп, бергә уздырдылар. Бөркөнне ир кеше өйгә кайтып, сөенеч алды. Директорлары аны үзенең урынбасары итеп куеп, хезмәт хакын күтәргән икән! Хатыны да, кызы да моңа сөенмәделәр. Бер карасаң, алар өчен сөенергә урын да юк иде.

... Бүген Рамиләнең туган көне. Кызга 16 яшь тулачак. Әни кеше өстәл әзерләп йөри. Ләкин кайбер әйберләр кибеттән алынмыйча онытып калган. Гөлниһай аларны алырга дип, кибеткә йөгерде. Ашыга-ашыга кибеттән пакетын алып чыгып барганда, Сәгыйтьнең бер хатынны кочаклап торуын күреп алды. Ире янына барып, ул хатынның кем икәнен сорарга, аңлашырга бер генә дә теләге булмады аның. Болай да бөтенесе аермачык иде инде. Өенә кайтты да, барлык булган киемнәрен җыеп, Рамиләне алып икенче шәһәргә апаларына китеп барды. Ә Сәгыйть шуны гына көтеп торган дип әйтерсең. Бу көннән башлап аннан бернинди дә хәбәр-хәтер ишетелмәде.Рамиләләр дә яңа “әтисез” тормышка ияләнеп беттеләр инде. Гөлниһай хәзер кызы өчен дип яшәде. Аңа бу дөньяда кызыннан да кадерлерәк беркем юк иде. Апасы аны үзе янына эшкә урнаштырды. Рамиләне дә шәһәрнең иң яхшы мәктәпләренә укырга бирделәр. Кыз яхшы билгеләргә генә укыды, гел үрнәк булды, әнисенең йөзенә кызыллык китермәде. Апасы Галия аны бер яхшы кеше белән таныштырды. Гөлниһай белән Сабир бер-берсен күрүгә үк гашыйк булдылар. Ирләргә карата ышанычы беткән Гөлниһайны Сабир ничектер үзенә карата, яраттыра алды. Гаилә корып җибәрделәр. Сабирның үз фатиры, зур машинасы, яхшы эше бар. Ул бар яктан да булган, уңган ир иде. Ләкин ул моңарчы сөйгән ярын таба алмаган. Күрәсең, язмышы шул булгандыр. Ике елдан Гөлниһай белән уртак балалары – кызлары туа. Аңа Рәйдә дип исем кушалар. Рамилә дә сеңлесен бик нык ярата, кечкенәдән бик тәрбияли, апа назын биреп үстерә. Сабир үзе дә Рамиләне үз кызы кебек якын күрә, ярата, Сәгыйтьтән күрмәгән ата назы биреп үстерә.

Ул көнне Гөлниһай эшләрен бик соң гына бетереп өйләренә кайтып бара иде. Телефоны шылтырады. Таныш булмаган номер... Трубканы алды, ә анда ир-ат тавышы. “Тиз генә фәлән шәһәргә, фәлән номерлы больницага килеп җитегез, Сәгыйть Салихович бик авыр хәлдә ята. Сез аның хатыны буласызмы?” – диделәр. Гөлниһай катып калды, нишләргә дә белмәде. Тиз генә өйләренә кайтып, Рамиләне, кечкенә кызлары Рәйдәне алып, Сабирдан шул больницага алып барып куюын үтенеп сорады. Барып җитеп, ничек ире яткан палатага килеп керүен сизми дә калды. Ә Сәгыйтьнең йөзенә карарлык та түгел, куллары берничә җирдән сынган, үз аңында түгел иде. Гөлниһай үз-үзен белештермичә елады. Рамилә әнисенә сарылып “булды, җитәр, әнием, елама син алай. Барысы да узар, әтием терелер” диде. Ана белән кыз палатада нәкъ бер атна үткәрделәр. Ә бер атнадан ир кеше аңына килде. Якыннарыннан эшләгән начарлыклары өчен чын күңелдән гафу сорады, тамагына төер тыгылды. Ә Гөлниһай күңеленнән ирен, аның ачы хыянәтен кичергән иде инде. Рамилә элек үз-үзенә биргән сүзен искә төшерде. Ләкин соң булганчы дип, әтисен чынлап та үзе теләп гафу итте. Сәгыйть гаиләсеннән гомерлеккә аның белән калуын үтенде. Ләкин әле ул яннарында ятып торучы кечкенә Рәйдәне күрмәгән иде. Ә күргәч, барысын да аңлады. Күзләренә яшьләр тулды, соңга калуын аңлады. Әйе, хәзер бик соң иде инде. Үткәнне кире кайтарып булмый. “Язмыштан узмыш юк” – дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Ә ир кеше барыбер бәхетле иде. Чөнки нинди хәлләрдән соң да хатыны, кызы аның янына хәлен белергә килгәннәр бит. Икенче көнгә алар китеп бардылар. Ә Сәгыйть 3 айдан соң больницадан чыкты, өендә дәваланды. Хәзер инде алар хатыны, кызы белән бик аралашмыйлар. Кызын күрер өчен генә елга ике тапкыр алар яши торган шәһәргә барып кайткалый иде.

Гөлниһайның нинди авырлыклар аша үткәннән соң да, сынмавы-сыгылмавы бик гаҗәпләндерә. Бер уйлап карасаң, гадәттә болай эт кебек кыйналулардан соң хатын-кыз сынып төшә, югалып кала. Ләкин Гөлниһай үз-үзендә көч табып, иреннән аерылып чыгып китә, беренче никахтан соң кабат гаилә корып, яңа кешеләр белән яңа тормыш башлап җибәрә. Һәм бу, чынлап та, дөрес юл булгандыр. Чөнки һәрбер кешенең, бигрәк тә хатын-кызның якыннары янында бәхетле яшәргә хакы бар.

Миннегалиева Сөмбел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев