Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Актаныш районының Пучы авылында чыккан янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында чыккан янгында 66 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 8.17 сәгатьтә 112 бердәм номерына республиканың Актаныш районы Пучы авылында зур булмаган шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр биш минут эчендә килеп җиткән. Ут белән көрәшүчеләр янгынны бер сәгатькә якын сүндергән.

Кисәүләрне аралаган вакытта 66 яшьлек ир-атның мәетенә тап булганнар.

Янгынның мәйданы 48 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев