Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Актанышта мотоциклчы зур тизлектә барганда елгага төшеп һәлак булган

    Татарстанда 51 яшьлек мотоциклчы, зур тизлектә юлдан чыгып китеп, елгага төшә һәм һәлак була. Аның мотоцикл йөртергә хокукы булмаган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбә иттеләр.

    «Кичә 11 сәгать 30 минутта Актанышның Ленин урамында 51 яшьлек кеше, теркәлү узмаган мотоциклның руль артына мотошлемсыз утырган. Аның идарә итүгә хокукы булмаган. Тиешле тизлекне сайламаган һәм елгага төшеп киткән», – диелә республиканың ЮХИДИ идарәсендә.

    Ир-ат алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук вафат булган.

    Фото: pixabay.com

    vatantat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: