Балтач районында җиңел машина йөртүчесе "Волга" белән "КАМАЗ" бәрелешүдән һәлак булган
Юл фаҗигасе Балтач - Шәмәрдән юлының 9нчы чакрымында килеп чыккан.
Татарстанның Балтач районында "Волга" машинасы белән "КАМАЗ" бәрелешеп, җиңел машина йөртүчесе һәлак булган.
Бу хакта "Татар-информ"га шәхси чыганак хәбәр итте.
Бүген иртән Балтач - Шәмәрдән машина юлының 9нчы чакрымында йөк машинасы зур тизлектә "Волга" белән бәрелешкән. Җиңел машинага ут капкан һәм 43 яшьлек йөртүчесе фаҗига урынында һәлак булган.
Фото: скриншот инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев