Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда инде күптән үлгән әнисен "дәвалар" өчен бурычка акча җыйган 57 яшьлек түрә хөкем ителә

Башкортстанның экология министрлыгының бүлек җитәкчесе кеше алдап, зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Түрәгә 57 яшь булган.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, 2010 елда түрә үзенең танышларына "зур урынга" билгеләнергә мөмкин икәнлеген, әмма моның өчен биш миллион сум акча бирергә кирәклеген әйткән. Шушы акчаны биргән очракта ул танышына Белорецк районында ау белән шөгыльләнү мәйданнарын арендага бирәчәген әйткән. Танышыннан ике миллион сум алгач, ул аларны туздырып бетерә. 

2011 елда ул танышыннан 3,1 млн сум акча ала. Түрә әнисенең рак белән авыруын, акчаның әнисен дәвалар өчен кирәк булуын әйтә. Чынлыкта исә әнисе 1994 елда ук вафат булган. Бу акчаны да ул туздырып бетерә. 

Түрәнең үз исемендә бернинди милке дә булмый. Тикшерүчеләр фаразынча, ул махсус рәвештә, кулга алынган очракта милкенә арест салынмасын өчен махсус шулай эшләгән.

Җинаять эше кузгатылгач, түрә качып китә. Ул 2017 елның августында Чишмә районында тоткарлана. Түрә үз гаебен таныган, дип яза "Башинформ".

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев