Бу атнада иң тетрәндергеч фаҗига: Казан үзәгендә ир-ат 16 яшьлек үги кызын үтерә
Әлеге атнаның бу яңалыгы барлык казанлыларны тетрәндерде. Ир кеше 16 яшьлек үги кызын үтерде. Моның сәбәбе — кызның үзенең әнисенә үги әтисенең аны көчләве турында хәбәр итүе.
Кызның пычак белән яраланган гәүдәсен «Сукно бистәсе» метро станциясеннән ерак түгел табалар. Озак үтми, Һади Такташ урамы буенча урнашкан гаражлар янында үз-үзенә кул салган ир-атның гәүдәсен ачыклыйлар.
16 яшьлек кыз әнисе, энесе һәм үги әтисе белән яши торган булган. Фаҗига булырга берничә сәгать кала, кыз кеше әнисенә үги әтисенең аның белән җенси мөнәсәбәтләргә кергәнен әйткән. Әни кеше ир-атның өйдән китүен таләп иткән. Әмма бу хәлдән соң гаилә малай кешене спорт секцисенә озата. Һәм шул вакытта ир-ат белән кыз Петербург урамында икәүдән-икәү калалар. Берникадәр вакыттан соң ир, әни кешегә шалтыратып, кызны үтерүе турында хәбәр итә.
Тәрҗемә: http://tatar-today.ru
Фото: http://tatar-today.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев