Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

БУЛЫШКАНЫ ӨЧЕН КАТЫ КЫЙНАЛГАН

Саба районы прокуратурасы Туктар авылыннан 20 яшьлек Җ.га карата гаепләү карарын раслады һәм судта дәүләт гаепләүчесе буларак катнашты. Ул исерек хәлдә кеше кыйнауда, аның сәламәтлегенә тормыш өчен куркыныч зыян китерүдә гаепләнә.

Җ. 2019 елның  4 сентябрендә  танышына комбайн ремонтларга булышканнан  соң,  сыра эчә һәм бергәләп кайтырга   чыгалар.  Бәхетсезлегенә каршы, “Ока”сының  двигателе   сүнеп, Туктар  урамында туктап кала.  Машинасын  этеп кабызырга  булышсын өчен өеннән  Ш.ны  чакырып  чыгаралар.  Өчәүләп тырыша торгач,  двигатель эшләп  китә дә, кабат   сүнә.  Шуннан  Ш. машина хуҗасына  сүгенә. Бу  хәл Җ.га бер дә ошамый һәм ачуыннан ике тапкыр йодрыгы белән  машинасын кабызырга булышкан егетнең    йөзенә суга. Ш, җиргә  егылгач  аяклары белән типкәли.  Зыян   күрүче  качып  котылырга тырыша. Әмма Җ. аны йорт ишек  алдында куып җитеп, кыйнавын дәвам итә. Нәтиҗәдә зыян   күрүченең күкрәк  читлегенә,  баш миенә кан  сава, яңак һәм  борын  сөякләре, кабыргалары  сына. Кыйналган  егет  алган җәрәхәтләреннән дүрт  көннән соң – 8 сентябрьдә аңын югалтып егыла һәм “Ашыгыч  ярдәм”  машинасында  район хастаханәсенә озатыла. Аңа  ашыгыч  операция  ясала.

Җинаятьче  судта  үзенең гаебен тулысынча таныды,  кылган гамәле өчен  үкенүен белдерде.  Хәзер аңа ике  ел гомерен гомуми режимдагы төзәтү колониясендә үткәрергә туры  киләчәк. Хөкем  карары  чыгарганда  яшәү  урынында уңай  яктан характерланмавы  да исәпкә  алынды. Әлеге гаилә тормышын да  башларга  өлгермәгән кешенең биографиясендә кара тап барлыкка  килү бик  кызганыч, әлбәттә.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры  урынбасары.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев