Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган

ТР буенча эчке эшләр министры сүзләренчә, Татарстан юлларында аварияләр саны кимесә дә, аларда һәлак булучылар исәбе арткан.

Быелның 11 аенда Татарстан юлларында теркәлгән аварияләрдә 393 кеше һәлак булган. Шуларның 61е – бүтән республика кешеләре. Башка төбәк шоферлары гаебе белән 22 кешенең гомере өзелгән.

ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин шундый мәгълүматлар китерде.

«Ел саен юл-транспорт һәлакәтләрендә балалар төрле тән җәрәхәтләре ала. Кайбер ата-аналар сабыйларының куркынычсызлыгын кайгыртмый, махсус утыргычлардан файдалануны кирәк тапмый. Утырыш кысаларында киләсе елда юлларда иминлекне арттыру чараларын билгеләргә кирәк», - дип искәртте ТР Премьер-министры Алексей Песошин.

«Яхшы нәтиҗәләр белән мактанырга кирәкми – проблемаларны хәл итү зарур. Сезгә нинди ярдәм кирәк, әйтегез? Беренче чиратта, без кайсы урынарда юл билгеләре, киртәләр кую һ.б. мәсьәләләрне хәл итәргә тиешбез», - дип искәртте ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга мөрәҗәгать итеп. 

Фото: prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев