Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда торак йортның балконы янып беткән

Янгын 12 кв метр мәйданга зыян салган.

Чаллыда 59/12нче торак йорт балконында янгын чыккан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына 59/12нче торак йортта балкон януы турында хәбәр килде», диелгән министрлык хәбәрендә.

Янгын сүндерүчеләр һәм ашыгыч ярдәм табиблары тиз килеп җиткән.

Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгын 12 кв метр мәйданга зыян салган. Зыян күрүчеләр юк.

Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев