Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә автомобиль янган

Һәлакәт аркасында унынчы модельле «Лада» автомобиле янып беткән.

Шаһитлар Казан үзәгендә ут капкан автомобильне видеога төшергәннәр. Видеоролик социаль челтәрләрдә чыкты.

«Бүген 10.41 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Роторная урамында автомобиль януы турында хәбәр килде», – дип сөйләделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Беренче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре унынчы модельле «Лада» автомобиленең моторында ут чыгуын ачыклаган.

Янгынны тиз арада сүндергәннәр. Янгын 2 кв.метр мәйданга зыян китергән.

 

Фото: скриншот видео

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X