Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда биш катлы йортта ут капкан фатирдан өч кешене коткарганнар

Янгын бүген иртән Авангард урамындагы 90/48нче йортта чыккан.

Казанда Авангард урамындагы биш катлы йортта ут капкан фатирдан махсус битлекләр ярдәмендә өч кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген 10.07 сәгатьтә 112 бердәм номерына Авангард урамында урнашкан биш катлы йортның өченче катындагы бер фатирда янгын чыгуы хакында хәбәр килде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч өченче каттагы йокы бүлмәсен ялкын телләре ялмап алуына, йортның коридорлары һәм баскыч мәйданчыгы куе төтен белән тулуына игътибар итә.

Ут белән көрәшүчеләр йорт хуҗасын коткару битлеге ярдәмендә урамга алып чыгып, «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшырган. Моннан тыш, өске катларда яшәүче тагын ике кешене коткарганнар.

Янгынның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил иткән. Белгечләр аның сәбәпләрен ачыклый. 

Фото: trt-tv.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев