Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда ике автомобильне бәрдергән чит ил машинасы шоферы качып киткән

Бүген иртәнге сәгать биштә Казанның Салмачы бистәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.

Казанда чит ил машинасы ике автомобильне бәрдергән һәм гаражга барып кергән, шуннан соң шофер качып киткән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Агентлыкка мәгълүм булганча, бүген иртәнге сәгать биштә Казанның Салмачы бистәсе Үзәк урамында «Хендэ» шоферы «Рено» һәм «Тойота»ны бәрдергән.

Шаһитлар сүзләренә караганда, югары тизлек белән килгән «Хендэ» автомобиле борылышта борыла алмыйча туктап торган машина түбәсеннән очып узып, шәхси йорт гаражына барып төшә.

Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән.

Юл транспорт һәлакәте урыныннан фото һәм видеоны социаль челтәрләргә шаһитлар куйган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев