Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда, пассажиры үлү сәбәпле, ашыгыч рәвештә аэробус төшәргә мәҗбүр булган

“Аэробус 312” Мәскәү Домодедово аэропортыннан Чиләбегә оча торган булган.

Казан халыкара аэропортына, пассажиры үлү сәбәпле , “Аэробус 312” экстрен рәвештә төшәргә мәҗбүр булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

“Аэробус 312” Мәскәү Домодедово аэропортыннан Чиләбегә оча торган булган. Самолетта пассажирларның берсенең хәле авыраеп киткән һәм ул аңын югалткан. Һава судносы командиры Казан аэропортында экстрен рәвештә төшү карарын кабул иткән.

Самолет Татарстан башкаласына 16 сәгать 54 минутта төшкән. Аэропортта көтеп торган ашыгыч ярдәм медиклары пассажирның үлемен раслаган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев