Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда ЮХИДИ инспекторын таптаткан урыннан видео

Бүген көндез полицейскийны бәрдергән иномарка йөртүчесе һәлакәт урыныннан качып киткән.

Социаль челтәрләрдә Казанда Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторын бәрдерткән урыннан видео чыкты. Кадрларда полицейский асфальтта ята, аның белән янәшә сул фарасы ватылган караңгы төстәге кроссовер тора.

«Восстание урамында ЮХИДИ хезмәткәрен таптату турындагы хәбәр Казан полициясенә 14.43 сәгатьтә килде», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Ачыкланганча, Юл-патруль хезмәте инспекторы документларын тикшерү өчен чит ил машинасын туктаткан. Инспектор документларны алу өчен ачык тәрәзәгә кулын сузган. Машина йөртүче тәрәзәне күтәргән, инспекторның кулын кыскан килеш кузгалып киткән.

Иномарка хәрәкәт иткәндә, каршы як полосага чыккан һәм башка автомобиль белән бәрелешкән. Аннары ул автомобильдән чыккан, юл аша йөгергәндә машина тәгәрмәче астына эләккән.

Аннары хокук бозучы йортлар ишегалдына кергән, анда машинага утырып һәлакәт урыныннан качкан.

Хәзер «Перехват» планы игълан ителгән, ир-атны эзлиләр. Имгәнгән полиция хезмәткәрен ашыгыч ярдәм машинасында 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

 

Фото: скриншот видео, очевидцы

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев