Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кемерово өлкәсендә балалар волейбол командасы утырган автобуска ут капкан

Гадәттән тыш хәл М53 «Байкал» трассасының 213нче чакрымында булган.

Кемерово өлкәсендә балалар волейбол командасы утырган автобуска ут капкан, дип хәбәр итә RT.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, М53 «Байкал» трассасының 213нче чакрымында Ханты-Мансийскидан кайтып килүче автобусның моторына ут капкан. Салонда барлыгы 11 кеше (автобус йөртүче, тугыз бала һәм аларны озата баручы) булган.

Янгынны сүндерү өчен ярдәм чакыртырга туры килмәгән – автобустагылар утны үз көчләре белән сүндергән. Беркем дә зыян күрмәгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев