Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Кешеләр салоннан очып чыкты». Яшь гаилә коточкыч авариягә очраган

Пермь – Екатеринбург трассасында авариядә нәни бала имгәнгән, аның әтисе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 16 майда иртәнге якта була. Peugeot машинасы юлдан чыгып китә һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана. Машина белән идарә итүче 24 яшьлек ир-ат урында ук һәлак була, аның 20 яшьлек хатыны һәм 9 айлык баласы имгәнә. Алар реанимациядә.

ЮХИДИ белгечләре ачыклаганча, бу кешеләр Башкортстанда яши. Бала арткы утыргычта автолюлькада була. Ул иминлек каешы белән эләктерелгән.

Шаһитлар сүзләренчә, Peugeot машинасы Екатеринбургка таба бара. Ул алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга. Каршыга машина килүен күреп алгач, кабат үз полосасына кайта. Шунда йөртүче идарәсен югалта һәм юлдан төшеп китә, әйләнеп каплана. Машина йөртүче дә, пассажирлар да салоннан очып чыга.Peugeot белән идарә итүченең йөртү стажы 6 ел тәшкил итә. Моңа кадәр ул юл кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылмаган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X