Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Хәвеф-хәтәрләргә юл куймыйк!

27нче март көнне 20:47 сәгатьтә Саба янгын сүндерү бүлегенә Олы Шыңар авылында гараж януы турында хәбәр килә. Олы Шыңарда урнашкан ирекле янгын сагы командалары (ДПО) үзвакытында килеп җитеп янгынга каршы тиешле чаралар күрүе нәтиҗәсендә гаражның чормасына гына зыян килә. Авылда гидрантларның тәртиптә, төзек хәлдә булуы, ДПОларның тиешенчә эшләве, гомумән, җирлек җитәкчелегенең янгын куркынычсызлыгына җитди каравы нәтиҗәсендә хуҗалыкка зур зыян килмичә, хәвеф-хәтәр вакытында кисәтелде.

Таләпләр үтәлмәгәндә янгын нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен күзаллау авыр түгел. «Шуңа күрә дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, барлык авыл җирлекләренә су алу урыннарына игътибарны арттырырга, ДПОларның эшчәнлеген тәэмин итәргә, гомумән, саклык чараларын күрүне онытмаска кирәк», - ди Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын куркынычсызлыгы күзәтү бүлеге башлыгы Айнур Галимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев