Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында юл кырыена төшеп әйләнгән машинаның йөртүчесе һәлак булган

Бүген иртән Столбище-Атабай трассасының 17нче чакрымында үлем очрагы белән һәлакәт булды.

Лаеш районында иномарка юл кырыена төшеп китеп әйләнгән, шофер шунда ук үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Столбище-Атабай трассасының 17нче чакрымында «Тойота» йөртүчесе тизлекне арттырып, каршы як полосага чыккан. Шуннан ул юл кырыена төшеп киткән.

Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат табиблар килгәнче үлгән.

Авария урынында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев