Петербургта кибеттәге шарлауда өч кеше яраланган
Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә, икенчесе уртача авыр хәлдә.
Санкт-Петербургта Калинин мәйданында «Гигант Холл» сәүдә үзәгендә, «Перекресток» кибетендә саклык камерасында бүген кич шартлау булган, анда өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Фонтанка» басмасы.
Зыян күрүчеләрнең берсе авыр хәлдә, икенчесе уртача авыр хәлдә. Шартлау нәтиҗәсендә сәүдә залында бер касса зыян күргән. Кибет конструкциясе җимерелмәгән.
Кибет хуҗасы X5 Retail Group вәкилләре шартлау фактын раслады. Кибеттән 50 кеше эвакуацияләнгән. Һәлакәт урынына ашыгыч хезмәтләр вәкилләре килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев