Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Шәмәрдәндә тагын янгын булды

Районыбызда 2019 елда дүртенче янгын очрагы теркәлде.

Соңгы ике янгын Шәмәрдәндә булды. 7 февральдә көндезге 12 сәгать 56 минутта 01 хезмәтенә шәхси хуҗалыкларның берсендә сарай яна башлавы турында хәбәр алына. Нәтиҗәдә сарайдан тыш мастерской да янып бетә. Янгын сүндерүчеләр түбәсенә ут каба башлаган мунчаны һәм йортны саклап кала. МЧСның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше буенча Саба һәм Теләче районнары бүлеге халыкны ачык ут белән сак эш итәргә, электр приборларының төзеклеген даими тикшереп торырга, гомумән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә игътибарны нык арттырырга чакыра. Бурдан кала, уттан калмый, диләр. Һәрчак уяу булыйк.

Фото: https://pixabay.com |  Myriams-Fotos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X