Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Түбән Камада үтерелгән полицейский турында сөйләделәр

Билгесез ир-ат бүген иртән Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлек бинасы янында участок полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Түбән Камада үтерелгән полицейский турында сөйләделәр.

«Бүген иртән хезмәт вазифасын үтәгәндә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарә хезмәткәре полиция майоры Динар Саматов фаҗигале төстә һәлак булды», – дип сөйләделәр полициядә.

Динар Саматов 1985 елда туган, 2007 елның октябрендә эчке эшләр органына эшкә кергән. Соңгы вакытта ул полиция өлкән участок уполномоченные вазифасында хезмәт куйган.

Җитәкчелек тарафыннан Динар Саматовның аеруча катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәгән өчен бүләкләнгән булуын әйттеләр. Полиция хезмәткәренең хатыны калган, балалары юк.

Фото: МВД России по РТ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев