Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда җиңел машина трассадан читкә төшкән: йөртүче хастаханәдә

Юл-транспорт һәлакәте Кама-Тамагы районында булган.

Татарстанда җиңел машина трассадан юл читенә шуып төшкән, машина йөртүче хастаханәгә озатылган. Бу хакта «Татар-Информ» агентлыгына юл-траспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Бүген көндез Кама-Тамагы районының Бәрлегуҗа авылы турысындагы трассада «Лада -14» модельле машина идарәне югалтып, юлдан читкә оча.

Һәлакәт урынына оператив төстә медиклар, ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм коткаручылар килеп җиткән. Коткаручылар транспорт йөртүчене җимерек машина салоныннан алып чыгып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшырган. Хәзерге вакытта зыян күрүче хастаханәдә.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев