Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең икесе дә имгәнгән

26сы иртән республиканың Тукай районы Әҗмәкәй авылы янында 14нче модельле «Лада» һәм «Опель» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән.

Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.

Юл һәлакәте кичә иртән Тукай районының Әҗмәкәй авылы янында килеп чыккан. Биредә 14нче модельле «Лада» һәм «Опель» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да чын мәгънәсендә тимер өеменә әверелгән.

«Ике автомобильне дә юлның төрле якларына алып аткан. «Лада» автомобилендә машина йөртүче кысылып калган», - дип сөйләде юл һәлакәтен күргән кешеләр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, авариядә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев