Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әти-әниләре йоклаган вакытта ике бала мунчада үлә

Әлмәттә ике яшүсмернең ис газыннан агуланып үлүенә бәйле нечкәлекләр ачыкланды.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Соңрак ачыкланганча, мунчада беренче булып әти-әниләре юынган, аннары 13 һәм 17 яшьлек туганнар парланырга кергән.

«Яшүсмерләрнең ис газы белән агулануы турындагы хәбәр Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенә 7 февраль көнне 22.44 сәгатьтә килгән», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Яшүсмерләрнең әти-әнисе дә күпмедер дәрәҗәдә ис газыннан агуланган дип фаразлана, чөнки алар мунчадан чыгу белән йокыга талган. Берникадәр вакыттан соң әтиләре уянып мунчага киткән һәм аңсыз яткан улларына тап булган.

Чакыру буенча килгән «ашыгыч ярдәм» табиблары ярты сәгать дәвамында яшүсмерләргә ярдәм күрсәтергә тырышса да, аларны мәңгелек йокыдан уята алмаган.

Әлеге фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

Фото: https://pixabay.com | KSchlott

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев