Тукай районы «Татарстан» совхозы бистәсендә өч кило ярым марихуана тапканнар
Тукай районы хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә декабрь аендагы оператив хәл белән таныштырдылар.
Тукай районы хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә район Эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция подполковнигы Андрей Понамарев декабрь аендагы оператив хәл белән таныштырды, дип яза җирле басма.
2 һәм 3 декабрь көннәрендә «Колосок-2» бакчачылык ширкәтендә ике урлау очрагы теркәлгән. Хокук саклаучылар каракның эзенә төшкәннәр – ул Яр Чаллыда яшәүче, беркайда да эшләмәүче 37 яшьлек ир-ат булып чыккан.
4есе көнне «Шилнә» бакчачылык ширкәтендәге бер йорттан милек урлаганнар. Аларның Алабугада яшәүче, элек тә хөкем ителгән ике ир-ат булуы ачыкланган. Гаеплеләргә карата җинаять эше кузгатылган.
15 декабрьдә «Родник» бакчачылык ширкәтеннән телевизор алып чыгып киткән ир-атлар шул ук төндә юл-патруль хезмәте тарафыннан Яр Чаллы – Боерган юлында тоткарланганнар.
Шулай ук 15 декабрьдә «АГРОКӨЧ» төркеме ҖЧҖ территориясендә кабинасына трактор запчастьлары тутырган «Фиат Дукато» автомобиле туктатылган. Бу гамәлдә 30 яшьлек Яр Чаллы кешесе гаепләнә.
5 декабрь көнне «Татарстан» совхозы поселогында эзләү вакытында мунча бинасыннан барысы 3,5 килограмм авырлыктагы 4 пакет марихуана табыла. Наркотик матдәнең хуҗасына – берничә мәртәбә хөкем ителгән, поселоктагы танышларында вакытлыча яши торган 43 яшьлек иргә карата җинаять эше кузгатылган.
11 декабрьдә каравылчы булып эшләүче бер ир-атның үлеме турында дежур частька хәбәр килгән. Тикшерү вакытында әлеге ирнең йөрәгенә очлы әйбер белән кадау аркасында гомере өзелүе ачыкланган.
Бу чорда административ хокук бозуларның 62 очрагы теркәлгән. Алар арасында җәмәгать урыннарында исерек килеш йөрү, тәмәке тарту, вак хулиганлык, әти-әниләрнең балигъ булмаган балаларын тиешенчә тәрбияләмәүләре, миграция законнарын бозу, наркотиклар куллану, махсус хезмәтләргә ялган шалтыратулар, полиция хезмәткәренә буйсынмау кебек гамәлләр бар.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозу буенча 318 очрак теркәлгән. Шул исәптән 3есе исерек килеш руль артына утыру белән бәйле, диелгән район хәбәрендә.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев