Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Видео: Балтач районында ике җиңел машина бәрелешкән

    Ике автомобильгә дә җитди зыян килгән.

    Балтач районында ике җиңел машина бәрелешкән, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына әлеге юл һәлакәтен үз күзләре белән күргән кеше.

    Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә пикапның кабинасы тулысынча диярлек җимерелгән, ә икенче машина юл читенә очкан.

    Һәлакәт булган урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм табиблар эшли.

    Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
     

    Фото: Салават Камалетдинов, Видео: Салават Камалетдинов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: