Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Югары Симеттә йорт янып бетте

Бүген Югары Симет авылында иртәнге 5.30 сәгатьтә шәхси хуҗалыкта янгын чыгып, агачтан эшләнгән, кирпеч янкормалы йорт тулысын диярлек янып бетте, яңа төзелгән мунча да яраксыз хәлдә. Янгынның сәбәбе ачыклана. Ут электрга тоташтырылган килеш калган кер юу машинасыннан чыккан булырга тиеш дип фаразлана (?).

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәве аркасында килеп чыккан хәл 5 кешеле гаиләне урамда калдырды. Хәзергә алар туганнарында яшәячәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре кешеләрне көнкүрештәге электр һәм газ приборлары белән белән үтә сак эш итүләрен, токка тоташтырылган техниканы, электр инструментларын күзәтүчесез калдырмауларын сорый. Янгынны сүндерүгә караганда булдырмавы җиңелрәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев