Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

9 яшьлек Чаллы малае Владислав Алексеев исән-имин табылган

Малайның югалганын белгәч, бөтен шәһәр полициясе аякка баса, аны 100гә якын волонтер эзли.

Бу турыда массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр ителә.Һәм менә шушы минутларда, Владиславның исән сау табылуы турында ишеттек. Ул үзенең 49нчы комплекста яшәүче дустында кунак булган, шунда кунарга калган. Бүген дә Слава өенә кайтырга ашыкмаган, көне буе дусты белән урамда уйнаганнар. Владиславның югалуы турында телевидениедан сюжет караганнан соң, аны шул йортта яшәүче хатын танып алган һәм хокук сакчыларына хәбәр иткән. Хәзер малай әти-әнисенә исән -сау кайтарылган, дип хәбәр итә "Челнинские известия" интернет-газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаллы Владислав Алесеев