Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Ачык ишекләр” көне

Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе 10 һәм 11 ноябрьдә “Ачык ишекләр” көне уздыра.

Чараның максаты – 2017 елда җир, транспорт, физик затлар милегенә салына торган салым турындагы хәбәрләр һәм түләү документлары буенча килеп туган барлык сорауларга ачыклык кертү, аңлату. “Ачык ишекләр” көне Татарстанда бер үк вакытта узачак, ул көннәрдә барлык инспекцияләр дә “озайтылган көн” режимында: 10 ноябрьдә (җомга) – 9.00–18.00, 11 ноябрьдә (шимбә) 10.00–15.00 сәгатьтә эшләячәк. Салым хезмәте белгечләре милек салымын кемнәр түләргә тиеш, нинди сроклар бирелә, аерым муниципаль берәмлекләрдә кемнәр ташламадан файдалана ала икәнлеге турында җентекле аңлатма һәм сорауларга җавап бирәчәк. Теләгән кешеләр салым түләүченең шәхси кабинеты аша да теркәлә ала. Килгәндә үзегез белән шәхесне раслаучы документ булу шарт.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев