Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Балалар иҗат үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе үтте [фоторепортаж]

Сигезенче тапкыр үткәрелүче "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясен быел Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры директоры Мансур Ярмиев Явлаштау авылында башлап җибәргән иде.

Инде әлеге изге гамәлне 7 августта Та­тарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, районыбыз кураторы Ленар Сафин дәвам итте. Бу көнне министр 57 бе­ренче сыйныфка баручы балага уку әсбаплары белән тулы сумкалар тапшырды.

Балалар әти-әниләре белән мәктәпкә баргандай формалар киеп, нәкъ бәй­рәм­чә әзерләнеп Балалар иҗат үзәгенә җыйналдылар. Балаларын беренче сыйныфка укырга озатучы аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләр өчен әлеге акциянең мөһимлеге, әһәмияте аеруча зур. Әлеге изге гамәл яңа гына дөньяны таный, аңлый башлаган эчкерсез балаларга уңайлы шартлар тудыру, үзләренә карата кайгыртучанлык, игътибар тою максатыннан эшләнә. Тантанада катнашкан муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов әйткәнчә, быел районыбызда беренче сыйныфка 365 бала укырга керәчәк. "Мин һәрвакыт шулай дип кабатлыйм - балалар безнең иң зур байлыгыбыз. Күп балалар табып, аларны чын шәхесләр итеп тәрбияләүгә бар тырышлыгын куйган әти-әниләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Кызганыч, җәмгыятьтә социаль шартлар, бөтен гаиләләрнең керемнәре һәм мөмкинлекләре бер үк түгел. Баланы мәктәпкә әзерләү әти-әниләрдән шактый чыгымнар сорый. Акция нәкъ менә шуны күздә тотып оештырыла. Мөмкинлеге аз булганнарга ярдәм итү, үзеңнән азмы-күпме өлеш чыгару - иң изге эш. Балаларга белем һәм тәрбия алырга бернинди дә киртәләр булмаска тиеш",- диде район башлыгы. Тантананы алып баручылар балаларны сәхнә түренә чакыра башлауга, сабыйлар тизрәк министр абыйларының матур бүләген алырга ашыктылар. "Мин сезнең өчен бик шат, Татарстаныбызның лаеклы шәхесләре булыгыз, тырышып укыгыз, әти-әниләрегезнең йөзләрен кызартмагыз",- диде министр Ленар Сафин һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов белән һәрбер сабыйның кулын кысып иңнәренә әсбаплар белән тулган сумкалар киерттеләр. Тантананы шулай ук "Әллүки" балалар бакчасы, Шәмәрдән лицее, Тимершык урта мәктәбенең "Ялкын", курайчылар ансамбле, Ләйсән Акбирова, Ләйсән Гусамова башкаруында матур җыр-биюләр ямьләндерде. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә әлеге бүләкне шатланып кабул иттеләр. "Мондый кайгыртучанлык, әлбәттә, күңелне сөендерә. Бүләкнең бик кыйммәтле, затлы икәне күренеп тора. Җитәкчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Улым Динисламга да бик ошады",- ди Сабадан Гүзәл Гайнуллина. Икшермә кадет мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керәчәк Илүзә Фатыйхова да министр абый бүләгеннән бик канәгать. Шуңа да үзеннән аз гына кечерәк сумкасын әнисенә күтәртәсе килмичә, үзенең кулыннан төшермәде. Әлеге затлы бүләк Илүзәгә зур куаныч, ә күп бала тәрбияләүче әти-әнисенә олы ярдәм булгандыр. Күңелдә матур хисләр, күңелле тәэсирләр калдырган тантана мәктәпкә тәүге адымнарын ясаучы сабыйлар өчен якты киләчәккә юл башы булып, бүгенге эчкерсез елмаю гел аларны озата барсын иде.

Алсу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев