Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Десант Сабага төште

Татар эстрадасында йолдыз булып калкып килүче Вакказовларның аяклары, кем әйтмешли, җиңел булды: инде 3 нче атна рәттән Саба картодромында машина гөрелтесен дәртле музыка алыштыра.

Өченчекөн биредә районыбыз яшьләре Саба халкына искитмәле концерт программасы тәкъдим итте. Инде байтак авылларны иңләгән "Музыкаль десант" бригадасының чыгышын, ниһаять, район үзәгендә дә карый алдылар. Концерт-бәйрәмнәрнең урынына да ияләштек, "Аргамак" концерт-тамашалар өчен бик уңайлы: машинаны кая куярга дип баш ватмыйсың, хәйран кешене сыйдырырлык мәйданы, утыргычлары бар.

Концертны бәйрәм котлавы белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев ачты. Райондашларны Республика көне белән котлагач, ул "Музыкаль десант" бригадасына аерым тукталды. "Әлеге талантлы яшьләр көчләрен, вакытларын кызганмыйча, авылларга чыгып, хезмәт кешесенә рухи ял бүләк иттеләр: 20 дән артык кешене берләштергән коллектив районыбызның 22 авылында кичке концертлароештырды. Рәхмәт аларга", - диде һәм һәр "десантчы"ны сәхнәгә чакырып, акчалата бүләк тапшырды. Бу күңелле мизгелдән соң концерт башланып китте: сәхнәгә берәм-берәм җырга-моңга, биюгә, нәфис сүзгә оста, талантлы яшьләр күтәрелде. "Хезмәтнең тире - ачы, җимеше - татлы", - диләр бит.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Алсу Галимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев