Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Халык контроле” хәл итә

Республикада электрон "Халык контроле" мәгълүмат сис­темасы эшли башлаганнан бирле ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына безнең районнан сигез хәбәр кергән.

Әлегә соңгысы 1 ноябрьдә алынган. Анда Урта Нырты һәм Олы Нырты авыллары арасында 2011 елда вак таш түшәлеп ремонтланган юлда инде чокыр-чакырлар барлыкка килүе турында языла. "Главтатдорстранс" идарәсе биргән җаваптан күренгәнчә, әлеге юлның йөрү өлеше ай саен планировкалануы турында әйтелә. Хәзерге вакытта юлдагы чокырлар бетерелгән.

Гомумән алганда, Саба районыннан мәгълүмат системасына кергән 8 хәбәрнең дүртесе хәзерге көндә хәл ителгән. Ике хәбәргә "планлаштырылган" стадиясендә булуы турында тамга куелган. Ягъни Саба муниципаль районы башкарма комитетыннан Иләбәр авылының Мелиораторлар урамына иминлек тәэмин итү максатыннан "лежачий полицейский" ясарга һәм 2006 елда Иске Икшермә авылының Киров урамында юл күтәрткәндә яңгыр сулары агу өчен салып калдырылган торбаны, язгы ташуны сыйдыра алмавы сәбәпле, зуррак диаметрлыга алыштырырга кирәклеге турындагы хәбәрләрне уңай хәл итүне сорап "Главтатдортранс" дәүләт учреждениесе" баш идарәсе директоры исеменә хатлар җибәрелгән. Ә Көек авылы аша үтүче юлда ясалма тигезсезлек булдыру зарурлыгы турындагы хәбәргә "нигезле кире кагылды" тамгасы куелган. Әлеге хатка "Главтатдортранс" дәүләт учреждениесе" баш идарәсе биргән җавапта юлга ясалма тигезсезлекләрнең юлның ул участогы яктыртылган очракта гына куелуы турында әйтелә. Кызганычка каршы, Шәмәрдән- Көек-Казан юлының әлеге торак яныннан үткән участогы ясалма яктыртылмаган, шунлыктан анда ясалма тигезсезлек булдыру техник таләпләргә туры килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев