Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“ҖИҢҮ ПОЕЗДЫ”НДА

Бүген тугыз вагонлы поезд якташларыбызны Мәскәү каласына алып китәчәк. Әлеге сәяхәт Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршы алырга әзерләнү һәм Татарстан ветераннар оешмасының 25 еллыгы уңаеннан оештырыла.

Үзенчәлекле сәяхәтнең максаты - яшьләрдә хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирү. "Җиңү поезды"на барлыгы 360 кеше утырачак. Яшьләрне тәрбияләүдә саллы өлеш кертүче мондый сәяхәт беренче тапкыр оештырыла. Бу чарада безнең районнан да башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев җитәкчелегендәге алты кешедән торган делегация катнаша. Сәяхәт барышында сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш толлары үзләренең яшь дуслары белән герой-каланың истәлекле җирләрен, шулай ук Бөек Ватан сугышы Үзәк музеен тамаша кылачак, Поклон тавында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X