Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“ИГЪТИБАР: БАЛАЛАР!” ГАМӘЛИЯТЕ

Август ахырында балалар катнашындагы юл-транс­порт һәлакәтләре арта. Былтыр, мәсәлән, республикада 23-30 август көннәрендә юл аварияләрендә 6 баланың гомере өзелгән.

Мондый фаҗигаләрне булдырмый калу, яңа уку елы башланыр алдыннан балаларның юлларда имгәнүләрен кисәтү, ял итү урыннарыннан кайту вакытында иминлеген тәэмин итү максатында республикада 20 августтан 20 сентябрьгә кадәр "Игътибар: балалар!" профилактика чарасы игълан ителде. Әлеге чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда иминлек каешлары эләктерелмәгән яки махсус утыргычларга беркетелмәгән хәлдә балигъ булмаганнарны йөртүчеләрне ачыклау буенча масштаблы рейдлар үткәрәчәкләр. Беренче сыйныфка керүчеләргә яктылык кайтаргычлы беләзекләр бирү каралган, ахыргы дәресләрдән соң юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы бишминутлыкларны көн саен үткәрергә тәкъдим ителә. Кагыйдәләрне ихтирам итүче яшь буын тәрбияләү максатында киң масштаблы "Игътибар - балалар!" акциясе оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ИГЪТИБАР: БАЛАЛАР

2
X