Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ирешелгәннәр чик түгел

Районда бүгенге көндә 111 тонна сөт савылып, шуның 104 тоннасы сатуга чыгарыла. Хуҗалыклар Россия күләмендә эшләүче "Danone" һәм Петербург шәһәренең "Векта" компанияләре белән тыгыз элемтәдә.

Петербурглылар райондагы сөт-май комбинатын арендага алып продукция җитештерә. Әлеге компанияләргә көн саен 45әр тонна сөт озатыла. "Олыяз" хуҗалыгы күпмесендер үзендә эшкәртә. "Симет" хуҗалыгы Яшел Үзән шәһәренә һәм башка хуҗалыклардан җыелган сөт продукциясе районда­гы бюджет оешмаларына да җибәрелә. Тик, шунысын әйтеп үтәргә кирәк, әлеге компанияләр продукциянең сыйфатыннан тулаем канәгать түгел. 12 февральдә "Алтын Саба-М" хуҗалыгында үт­кән семинарда сөтне тиеш­ле югарылыкта суытып җибәрмәүче хуҗалыклар да барлыгы билгеләп үтелде. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендәге киңәшмәдә авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар сөт эшкәртү комбинатлары технологлары катнашты. Агымдагы елның гыйнвар аенда терлекчелектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясар­га җыелган хуҗалык җитәкчеләренең кайберләренә башкарып бетерелмәгән хез­мәт­ләре өчен кызарырга да туры килде. Идарәнең терлекчелек бүлеге начальнигы Илсур Латыйпов ит-сөт җитештерүдә һәр хуҗалыкка җиткерелгән йөкләмәләрнең үтәлеше буенча ясаган тәфсилле анализда барысы да ачык чагылды. Район буенча гыйнвар аенда 10273 центнер ит җитештерелгән. Уз­ган елның шушы чоры белән чагыштырганда 143 процентка артык. 100 гектар сөрү җиренә 16 центнер туры килә.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Замирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт