Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Кайларга ага бу акча?”

Дөньяның икътисады нинди генә борылышлар алмасын, гаиләдә акчага бәйле очсыз-кырыйсыз мәшакәтьләр туып тора.

Һәр кешенең үз-үзенә, су кебек кайларга ага соң бу акча, дип сорау да биргәне бардыр. Күп очракта без мәсьәләнең нигезенә төшенеп җитмибез. Акчаның күләме генә түгел, ә аның ничек тотылуына да игътибар итәргә кирәк. Гаиләдә барлыкка килгән каршылыкларның да күбесе акча мәсьәләсенә барып тоташа. Андый мәгънәсезлеккә кермәс өчен, яшьләргә гаилә бюджетын белеп тору зарур. Акчаның гаиләгә күпме керәсен, күпме чыгасын белмәү җитмәүчелеккә китерә. Балалар үзләренең кечкенә генә дәүләтләренең икътисади ягын белсәләр, алга таба үзләренең тормышында акча мәсьәләләрен чишүдә авырлыклар булмас иде.

Шуны истә тотып, без Саба аграр көллиятендә укучыларга "гаилә бюджеты" турында киңрәк аңлатырга тырышабыз. Утка, суга, газга һәм башка кирәк-яракларга тотылган акчаның нинди әйләнештә булуы көллиятебездә тирәннән өйрәтелә. Математик мәсьәләләр, мисаллар чишү белән беррәттән тирә-юньгә, әти-әнигә карата игътибарлылык, мәхәббәт тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен үстерәбез. Күп студентлар үзләренең гаилә бюджетын тирәнтен өйрәнгәндә таң калалар. "Ничек инде азык-төлеккә, киемгә генә дә шуның кадәр акча сарыф ителәмени?!", - дип сораучылар бар. Димәк, әле безнең укучыларга акчаны дөрес итеп кулланырга өйрәнергә кирәк. Гаилә бюджетын исәпләп карамау бүгенгесе көндә кешелекнең төп проблемасы булып тора, җитмәүчелеккә китерә. Гаилә бюджетын тирәннән өйрәнү практикасын директорыбыз Закирҗан Бикмөхәммәтов тәкъдим итте. Икътисад фәне көллиятебезнең төп ролен уйный, киләчәктә финанс яктан дәрәҗәле белгечләр әзерләү безнең төп бурычыбыз. Көллиятнең чыгарылыш курс студентлары гаилә бюджетыннан тыш, башка экономик сораулар, мәсәлән, бизнес-план төзү белән дә мәшгуль. Ул аларга укып чыккач үз эшләрен ачып җибәрүгә зур этәргеч булып торачак.

Әлфия Шәрифуллина.

Саба аграр көллияте укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев