Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Марат Әхмәтов: күп нәрсәне сабалылардан өйрәнәбез

Кичә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов эш визиты белән Сабага килде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин озатуында кече эшмәкәрлек объектлары белән танышты. Делегация иң элек Урта Сабада төзелгән “Умырзая” ит эшкәртү кооперативының сугым цехын ачуда катнашты.

Әлеге цех районның авыл хуҗалыкларында үстерелгән мөгезле эре терлекләрне хәләл юл белән чалып, итне урнаштыруда ярдәм өчен төзелгән. Цех терлек алып килү һәм ит продукциясен урнаштыру өчен техника белән тәэмин ителгән. “Төп максатыбыз – хуҗалыклардан терлекләрне барып алып, хуҗаларына яхшы бәядән исәпләнгән табышны акчалата тапшыру. Цехка заманча, уңайлы җиһазлар урнаштырылды, бар хезмәт тә механикалаштырылган,  – дип сөйләде кооператив җитәкчесе Рамил Гарипов.

Рәис Миңнеханов авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне эшкәртү һәм урнаштыру өчен шундый мөмкинлекләр тудырган хөкүмәтебезгә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм цехның тукталып калмыйча, кулланучыларга хәләл итеп эшкәртелгән ит продукциясен тәкъдим итүдә уңышлар теләде. Цех эшчәнлеге белән танышканнан соң, министр аларның эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Марат Әхмәтов визитын дәвам итеп, Миңгәрдә төзелгән көнбагыш мае сыгу заводында булды. “Миңгәрагро” җәмгыятенең генераль директоры Денис Алексеев  сөйләвенчә, биредә калдыксыз технологиягә нигез  салынган. Өч сменада тәүлегенә 60 тонна чимал эшкәртеләчәк цехта рафинадланмаган көнбагыш мае һәм терлекләргә ашатыла торган  түб җитештереләчәк. Кабагы исә цехны җылыту  өчен  кулланылачак. Майны һәм аның түбен  ай саен 50-60 тонна эшләү планлаштырыла. “Миңгәрагро” җәмгыяте 25 кешегә эш урыны бирә. Киләсе елга җитештерүне тагын да киңәйтү – чистартылган көнбагыш мае чыгару күздә тотыла. Өстәмә эш  урыннары да булдырылачак. Әмма моның өчен тагын 40-45 миллион сум акча кирәк. Д.Алексеев министр белән әңгәмә вакытында әлеге проектны тормышка ашыру  өчен  субсидия  алуга кагылышлы  сорауны биреп  өлгерде. Марат Әхмәтов әлеге мәсьәләне уңай хәл итү юллары эзләнәчәген белдерде.

 Министр шулай ук  Көек авылында ат ите эшкәртү цехы эшчәнлеге белән дә кызыксынды. Цехның эшчәнлеге белән “Көек” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Нияз Хурамшин таныштырды.

  Делегацияне “Каймак” сөт эшкәртү комбинатында да җылы  каршыладылар. Комбинат көнгә бер тонна сөт эшкәртә, киләчәктә 6 тоннага кадәр җиткерү планы белән яшиләр. Бүгенге көндә сөт, каймак, эремчек, корт җитештерәләр. “Киләчәкне күздә тотып, сыр ясау цехы булдырып киләбез”, – ди комбинат җитәкчесе Айрат Мостафин.

   Марат Әхмәтов биредә районда он, казылык, прәннек ясау, кош ите, сөт, шул исәптән кәҗә сөте продуктлары җитештерүчеләр, яшелчә үстерүчеләр һәм умарта тотучылар белән аралашты. Алар җитештергән продуктлар белән танышты.

–Күп әйберне сездән өйрәнәбез, бүген дә күп яңалыклар күрдек. Тулы куәтенә эшләүче объектларда булдык. Районыгызда кече эшмәкәрлек тулы куәтенә эшләвен күрдек. Һәркем үзенә юл салырга тырышкан һәм тапкан. Кайсы белән генә аралашсаң да, һәркайсының киләчәккә үз планнары бар. Кече эшмәкәрләрнең бер генә юнәлештә түгел, төрле тармаклар буенча эшләве сөендерде. Бүген күргәннәрдән мин бик канәгать, – дип белдерде министр  визиты ахырында.

Фәнил Мәүлетов, Зәмирә Сәмигуллина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев