Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

НӘСЕЛ-НӘСЕБЕН БАРЛАДЫ

Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, сабалы­ларның Оренбург ягында салган үз авыллары Сәгыйть бистәсе бар (рәсми исеме - Татар Каргалысы, халык телендә Сәет бистәсе).

Тиздән - 2014 елда әлеге торак пункты үзенең 260 еллыгын билгеләп үтәчәк. Татарстанның төрле төбәкләреннән (Саба ягыннан 200 гаиләне, аларның күбесенең исем- фамилияләре, туган авыллары билгеле) Сакмар суы янындагы Каргалы тау итәгенә күчереп алып килүче батыр йөрәкле, тәвәккәл сәүдәгәрнең халкыбыз тарихында күркәм эз калдыручы шәхесләрнең берсенең - Аит улы Сәгыйть Хаялинның безнең Мәмәт Бушлыгы (Байлар Сабасы) тумасы булуы зур горурлык, әлбәттә.

Әле шушы көннәрдә генә Хаялиннар нәселен дәвам итүче Равил әфәнде Оренбургтан килеп, Сабада ике көн торып китте. Ул Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән очрашты. Аннары аның урынбасары Расих Закирҗанов озатып йөрүендә Байлар Сабасы, Лесхоз бистәләре белән танышты, тарихи Өтернәс шәһәрлегендә, Саба музеенда, китапханәдә булды, район үзәгендәге борынгы каберлектә зыярәт кылды, Саба җәмигъ мәчетендә ерак бабалар рухына намаз укып, хәер бирде. Шунда ук булган әңгәмәдә имам-хатыйб Илдар Яхъя, мәгариф һәм музей эше ветераны Рәйсә Сираҗиева, язучы-публицист Тәлгат Нәҗмиев үзләрен кызыксындырган күп кенә сорау­­ларга җаваплар алдылар. Равил Хаялин шушы туфрактан чыккан нәсел-нәсәбәләренең элекке һәм бүгенге яшәеше белән таныштырды. Соңыннан Т.Нәҗмиев Татар Каргалысы (Сәгыйть бистәсе) һәм Хаялиннар турында байтак тарихчы галимнәрнең күләмле мәгълүматлары тупланып бирелгән "Яшә, Саба-Йорт!" китабын һәм республикабызның 80 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән буклет бүләк итте

С.Сибгатов.

Р.S. Әлеге язма газетага әзерләнгәндә республика матбугатында тагын бер куанычлы хәбәр басылды. Нәселләре Байлар Сабасы белән бәйле булган Аблаков Рафаил Гәрәй улы - Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары - ТРның "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X