Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ПРОГРАММАДА КАТНАШУ ГАДИЛӘШТЕРЕЛГӘН

"Республикада инде икенче ел кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән 2011-2013 елларга исәпләнгән республика программасы уңышлы гына эшләп килә.

Ул программа ел саен федераль (60 проценты) һәм республика казналарыннан (40 проценты) финанслана", - ди ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов. Ул бу хакта 21 августта ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта җиткерде. Матбугат очрашуында эшмәкәрләргә ярдәм программалары буенча Татарстанда конкурс нигезендә проектлар сайлап алуның беренче нәтиҗәләре игълан ителде. "Агентлык хезмәткәрләренә йогынты ясап, күбрәк финанслар алып була дип уйлаучы компанияләр дә бар. Агентлыкның бер генә хезмәткәре дә эксперт советы карарына йогынты ясый алмый. Әгәр дә ниндидер оешма агентлык исемен файдаланып, алардан акча алырга кирәк дип әйтә икән, бу кешеләр үзләре әлеге программа буенча акча эшләргә җыена", - дип кисәтте ул. Аның ассызыклавынча, эшмәкәрләргә ярдәм программаларында катнашу шартлары болай да гадиләштерелгән, коррупция омтылышларын булдырмау чаралары күрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев