Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба урман хуҗалыгында яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшли дә, уңышка лаеклы өлеш керткәннәрне хөрмәтли дә беләләр

Моның шулай икәнлеге узган җомгада үткәрелгән хуҗалык алдынгылары слетында да ачык күренде.

Урманчыларны уңышлары белән Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов, Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин тәбрикләде. Слетта урман хуҗалыгының бүгенге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен ныклы нигез салып калдырган Нургали Миңнехановның оныгы Азат Рәис улы да катнашты. Алдынгылар легендар урманчының үзен бер минут тынлык белән искә алдылар.

Хөрмәтнең иң әүвәле, әлбәттә, ветераннарга күрсәтелде. Михаил Николаев, Рәйсә Миңнемуллина, Рәйсә Шаһвәлиева, Исрафил Шакиров, Гашүрә Рәхмиева, Хаҗип Тимергалиев, Фәния Хәбибуллина, Наҗия Галимова, Павел Орехов, Борис Чулков, Фруза Насыйрова, Фирая Закирова - урман, агач эшендә, киң куллану товарлары җитештерүдә күп еллар намуслы хезмәт иткән өлкәннәр. Авырып тору сәбәпле Михаил абый, шулай ук ике Рәйсә апа да слетта катнаша алмадылар. В.Гыйззәтуллин аларның бүләкләрен зурлап тапшыруны лесничийларга йөкләде, ветераннарның эшен урта һәм яшь буын лаеклы дәвам итүен ассызыклады. Мисалга, Фәрит Гыйлаҗиевның урманчылыкта эшли башлавына 18 ел. Ул җитәкләгән Курса урманчылыгы 2012 ел нәтиҗәләре буенча "Югары җитештерүчәнлек " бәйгесендә җиңүче дип табылды. Үзәк пункт начальнигы Тәлгат Гарәфетдинов та - урманчылар нәселеннән. Коллективы агач эшкәртү цехлары арасында 38 миллион сумлык товарлыклы продукция җитештереп, быел да 1нче урынны алды.

Тантана һөнәрләре буенча мактаулы исемнәргә лаек булучыларны хөрмәтләү белән дәвам итте. 2012 ел күрсәткечләре буенча Курса урманчылыгыннан Айдар Хәлиуллин - "Иң яхшы лесник", Фирдәвес Сад­риев - "Иң яхшы умартачы", Васил Шәймуллин - "Иң яхшы тракторчы", Мишәбаш урман участогыннан Рамил Әхтәмҗанов - "Иң яхшы мастер", Габделгани Галиуллин - "Иң яхшы тракторчы", Фаина Миңнехадиева - "Иң яхшы терлекче", Үзәк урман пунктыннан Рәшит Гайфетдинов - "Иң яхшы агач кисүче", Гөлгенә Сираҗиева - "Иң яхшы рәссам", Мөнир Мәүлин - "Иң яхшы слесарь", Мөнир Хисанов - "Иң яхшы агач чыгаручы", Фәнил Хафизов - "Иң яхшы мастер", Иштуганнан Павел Алексеев - "Иң яхшы штабельгә өюче", Петр Иванов - "Иң яхшы такта яручы", Рафил Әхмәтҗанов - "Иң яхшы агач тураучы", Ленин урманчылыгыннан Айрат Фәрухов - "Иң яхшы станокчы", Шәмәрдәннән Әмир Гарипов - "Иң яхшы терраса ясаучы", Сабабаш цехыннан Дамира Газизҗанова - "Иң яхшы мунчала эшкәртүче", Кукмара урманчылыгыннан Нургаян Әхәтов "Иң яхшы манипуляторчы" исемнәренә лаек булдылар. Аларга медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алдынгылар әлеге мактаулы исемнәргә җитештерүчән хезмәт нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Мәсәлән, сувенир цехы эшчесе Г.Сираҗиева 9100 данә кашыкка бизәк төшергән, Ф.Садриев һәр корт оясыннан 30 килограмм тулай бал алган, Р.Гайфетдинов бригада белән 9 мең кубометр агач кискән.

Слетта урманчыларга социаль өл­кә­дә хезмәт күрсәтү уңганнары да ел саен билгеләп үтелә. Быел Лесхоз урта мәктәбе укытучысы Ай­гөл Зиннәтуллина, Сабабаш балалар бакчасы мөдире Дамира Хафизова, шәфкать туташы Зөлфия Нури­әх­мәтова, мәдәният хезмәткәре Эльмира Нәбиуллина, сәүдә тармагыннан Сәрия Төхбәтуллина хөрмәтләнде. Тантана дәвам итеп, быел олы юбилейларын билгеләп үткән 17 урманчы да чәчәкләргә күмделәр. Гомумән, хезмәт кешеләренә мондый зур хөрмәт күп оешмаларда сирәк күрсәтелә.

"Без бирегә урманчыларның иң уңганнарын һәм булганнарын гына чакырдык. Ә барыгыз да белгәнегезчә, коллектив шактый зур, бездә 500дән артык кеше эшли, һәркем уртак хезмәткә үз өлешен кертә. Алга таба да шулай булыр дип ышанып калам",- диде баш урманчы Васил Гыйззәтуллин үзенең йомгаклау сүзендә. Директорның чыгышыннан аңлашылганча, үзәк урман пунктында агач эшкәртү заводы файдалануга бирелгәч, коллективның тагын да зураюы көтелә. Яңа җитештерү мәйданчыгы 250дән артык кешене эшле итәчәк. Бу исә 100гә якын өстәмә хезмәт урыны булачак дигән сүз.

Слетта катнашучыларны Лесхоз бис­тәсе үзешчән сәнгать осталары ял иттерде. Урманчылар "Хрустальные бокалы" оригиналь жанр остасы Владислав Федоров чыгышын да кызыксынып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев