Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

САБАДА – МЕДИЦИНА ГАЛИМНӘРЕ

28 августта Татарстанга медицина өлкәсендә дөньякүләм танылган профессорлар, академик­лар - ватандашларыбыз килде.

Республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары белән танышу, тәҗрибә алышу, пациентлар өчен аерым консультацияләр уздыру максатында эшләүче делегациягә милләттәшебез - Табиб­лар клубы рәисе, А.Мясников исемендәге Клиник кардиология институты йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Акчурин җитәкчелек итте. Мәскәүдә эшләүче 11 татар медицина галименнән торган бер төркем 28 августта Саба районына да килде. Милләттәшләребез районның дәвалау-профилактика, шулай ук социаль-мәдәни-спорт учреждениеләрендә булдылар, сәламәтлек саклау эшенең куелышыннан канәгать булуларын белдерделәр. Хәтта Мәскәү өчен дә медицина өлкәсендә Сабада өйрәнер нәрсәләр барлыгын әйттеләр. Төркемне Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Т.Шәрәфиев, үзәк хастаханәнең баш табибы З.Сираҗиев озатып йөрде. Медицина галимнәре кунакчыл каршылаганнары өчен район җитәкчеләренә, Рәис Миңнехановка зур рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев