Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада мөселман эшкуарлар киңәште

Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчеләре Сабада мөселман эшмәкәрләр белән очрашып, районыбызда бизнес белән шөгыльләнүчеләр җитештергән продукцияне дөнья базарына чыгару мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрделәр.

Эшлекле   сөйләшүдә катнашкан район башлыгы Рәис Миңнеханов күтәрелгән теманың  әһәмиятен ассызыклап, эшмәкәрләрне бу юнәлештә ничек һәм нәрсә эшләп булачагы турында бүгеннән уйлана башларга  чакырды.  Киңәшмәдә ясалган  чыгышлардан   күренгәнчә,  дөнья базарында хәләл продукциягә ихтыяҗ зур. Ассоциация президенты Айдар  Шаһимәрданов белдергәнчә,  Мөхәммәт пәйгамбәр яхшы  сәүдәгәр, шулай ук мәзхәбкә нигез  салучы Әбу Хәнифә үз төбәгенең эре эшмәкәре булган. “Ассоциациянең дөньяда 26 вәкиллеге бар, ул 2007 предприятие партнерларын үз эченә ала. Көчләрне берләштереп, дөньяны  яхшырак итә алабыз”,– диде мөселман эшкуарлары лидеры. Сүзен, без  беренче  урынга  аллаһны куябыз, аннары  акча, кешенең рухи дөньясы да булырга тиеш, дип башлаган башкарма  директор Марсель Сабиров мөселман эшмәкәрләргә булышу өчен булдырылган “«Muslim Ocean» бонус системасы турында   сөйләде, үзара  хезмәтәшлектә экстремизмга  урын  юклыгы турында  белдерде. Ассоциациянең эшкәмәрлекне  үстерү департаменты  җитәкчесе Алмаз  Мөнәвиров  сүзләренчә, Татарстан, шул исәптән районыбыз фермерларының Себер, Ерак Көнчыгыш белән сәүдә багланышлары урнаштыруда мөмкинлекләре зур. Әйтик, Байкал аръягында гына да 10 меңләп мөселман яши (шуларның 3-4 меңе татар) һәм аларда  хәләл ризыкка   ихтыяҗ бар.  “Без фермерларга продукцияне импортка чыгаруда да булышабыз”,– диде ул.  Ассоциациянең вице-президенты  Наил Галәвиев ислам (партнерлык) финанслау принциплары, хәләл инструкциягә бизнес-проектлар әзерләүдә  ярдәм итү үзенчәлекләре белән таныштырды.

Киңәшмә Сабада Мөселман эшкуарлары ассоциациясе вәкиллеге  һәм район сайтында аның баннерын булдыру турында уртак  фикергә  килү белән  төгәлләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев