Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңалыклар белән танышу

Төбәк авылы "Ләйсән" балалар бакчасында "Укыту-тәрбия эшен федераль дәүләт таләпләренә туры китереп эшләү үзенчәлекләре" темасына бакча мөдирләре семинары булды.

Мөдир Рәшидә Гобәева сөйләгәнчә, 2011 елда бакча балаларга уңайлаштырып реконструкцияләнгән якты, чис­та, яңа мебель, урын-җир, проекцион техника, уенчыклар белән тәэмин ителгән бинага күчкән. Тәҗрибәле тәрбияче-педагоглар Дания Гатина, Лилия Гыйльметдинова зурлар төркеме балалары белән сөйләм теле һәм математика кушылган "Кышлаучы кошлар" темасына интеграль дәрес һәм Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән кичә тәкъдим иттеләр. "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән идарә итү" буенча белем күтәрү курсларында укып кайткан бакча мөдирләре мәктәпкәчә тәрбия өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырдылар.

Семинарны район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча әйдәп баручы белгече Айгөл Димөхәммәтова көндәлек тәҗел эшләрне яктыртып йомгаклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев