Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ИЛЛЕ МЕҢЕНЧЕ АБОНЕНТ – КИЛДЕБӘКТӘН

"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең Арча электр элемтәсе бүлеге хезмәт күрсәткән зонада (Арча, Балтач, Саба, Теләче, Әтнә, Мамадыш, Кукмара районнары керә) 50 меңенче абонентка телефон кертелде.

Әлеге түгәрәк сан белән истәлекле абонент безнең районнан - Килдебәк авылыннан Расим Вәлиәхмәтов булып чыкты. Шушы көннәрдә район электр элемтәсе узелы җитәкчеләре аңа "Таттелком"ның махсус сертификатын тапшырдылар. Әлеге сертификат 50 меңенче абонентка бер ай дәвамында нибары бер сум түләп телефон элемтәсе хезмәтеннән һәм 12 ай буена өстәмә рәвештә "2 МАКСИ" пакетыннан файдалану хокукы бирә. "2 МАКСИ" пакетына нинди номердан шалтыратканнарын белеп тору, номерны кыскартылган вариантта җыю, номерны җыймыйча гына тоташу (балалар телефоны), номерны җыймыйча гына кабат абонентны телефонга чакыру, элемтәгә чакыруларны сайлап чикләү, "кайнар линия" өстәмә хезмәтләре кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X