Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

АЛДЫНГЫЛЫКНЫ БИРМИЛӘР

"Саба" җәмгыятенең "Юлбат" авыл хуҗалыгы пред­при­я­тие­се­нең 3нче бригадасы санал­ган Йосыф-Алан товарлыклы сөтчелек фермасы коллективы 2012 елда һәр сыердан 6650 килограмм сөт савып алуга иреште.

Моңа ел тәмамланган көннәрдә Кыш бабай булып киенеп сыер савучылар янына килгән АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина да сок­лануын белдергән иде. Аның соравына ферма мөдире булып 36 ел эшләгән Илгиз Гыймадиев: "Сөт савуны 2011 ел күрсәткече белән чагыштырганда 427 килограммга арттыруга ирештек. Шунысы куанычлы, барлык савымчыларның да эш нәтиҗәләре бертөрле диярлек. Әйтик, Гөлфия Хуҗина һәм Нурзидә Зәйнуллина һәр сыердан икесе дә 7300 әр килограмм сөт саудылар",- дип җавап бирде.

Дөрестән дә, Йосыф-Алан фермасы 4нче ел рәттән алдынгылыкны бирми. Коллектив кул көчен күп сораган иске торакларда эшләп тә югары нәтиҗәләргә ирешә. Кадрлар күпне хәл иткәнен район җитәкчеләре дә күрде: авылда 400 баш сыерга исәпләнгән сөтчелек комплексы төзелә башлады. Объектта эш хәзер дә бара. Комплекс төзелү авыл кешеләрен канатландырды, киләчәккә ышаныч уятты. Хәзерге вакытта фермада һәр сыердан 22 килограммнан күбрәк сөт савыла. Коллективны 26 килограммлы күрсәткеч белән Фидания Каюмова әйди. Нурзидә Зәйнуллина төркемендәге сыерлар 24 литр сөт бирә. Кыскасы, савым былтыргыдан 3әр килограммга күбрәк. Коллектив ел дәвамында яуланган үрдән чигенмәү омтылышы белән эшли.

Данил Галләмов,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт ЙосыфАлан юлбат