Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • КӨЛЛИЯТТӘ ЯҢАЧА УКЫТАЛАР

    Күбебез яшь буынга белем бирүнең актив, пассив, интерактив алымнарыннан яхшы хәбәрдар.

     Соңгы вакытта Татарстан Сингапур мәгарифенә дә  йөз тотты.  Ә районыбызның Саба аграр  көллиятендә исә башка методикага – 2017-2018 уку  елында Хан алымы белән  укытуга күчтеләр.

     Бу система консалтинг компа­ниясендә эшләгән 40 яшьлек  Аме­рика эшмәкәре  Салман Хан исеме белән бәйле. Ул үзенең туганнан энекәш-сеңелкәшләренә  булышырга теләп, математикадан  мәсьәлә чишү барышын стилус белән видеоролик итеп яздырып интернет аша җибәргән. Соңрак әлеге видеодәрес Ютуб хостингына куелган. Аннары яңа роликлар   язылып,  алар популярлык казана башлаган. Салман үзе эшләгән компаниядән китеп, халыкара мәгариф  челтәре  – Хан академиясен оештыра. Аның постулатлары – исбат ителмичә ни­гез итеп алынган фикерләре ике тезиска  салынган: укытканда халәт фигыленнән (белергә, аңларга) китеп, гамәл фигыленә (язарга, укырга һ.б.) күчәргә һәм классны өйгә бирелгән биремне эшләү урынына әйләндерергә. Ә укытучы видеоролик сыйфатында укучының  өенә  “килә”. Шуңа   күрә Хан укыту  алымы “асты өскә әйләндерелгән  сыйныф” дип тә атала.

       Әле уку  елы башланып кына  китсә дә, без Хан алымы белән укыту асылы турында аграр  көллият укытучылары һәм студентларыннан  уңай  фикерләр генә ишеттек. “Һәр яңалыкның баштарак үз кыенлыклары була.  Укытучыга видео дәресне  яздыру өчен   күбрәк утырырга кирәк.  Моңарчы укытучы дәрестә бөтен материалны үзе биргән  булса, хәзер укучылар үтеләчәк теманы  өйдә алдан  өйрәнеп киләләр һәм дәрестә шушы  материал буенча  эш   алып  барыла. Тема үзләштерелгән икән, алга таба  китәбез. Мөстәкыйль өйрәнгән материал башта күбрәк кала. Ниндидер сорау калганда, студент видеороликны кабат карый. Әлеге роликлар район  сайтына  куела һәм аны балаларының нәрсә-ничек өйрәнүләре белән кызыксынган ата-аналар да эзләп таба ала.  Менә без бүген Тургеневның “Отцы и дети” әсә­рен анализлыйбыз. Мин  укучыларга слайдларда әсәрнең ничек  язылуы, нигезендә нәрсә ятуы турында  материал, төп геройга  кыскача характеристика   бирдем. Ә өй эшендә укучылар әсәрнең  хәзерге укучыга кай ягы белән кызыклы икәнен иҗади аңлатып инша язып килергә тиешләр иде. Димәк, һәр студент дәрестән билге  алып  китә”,– диде I курста 171 нче төркем студентлары белән рус әдәбияты  дәресен алып баручы укытучы Лилия Хәбибуллина. 

      – Мин бу системага уңай  фи­кер­дә. Мәктәптә  укырга  килми  калсак, без ул дәрестә юк идек, дип әйтә идек. Хәзер андый аклану була  алмый. Чөнки ул дәрес интернетта бар һәм без аны өйрәнеп беткәнче кабат-кабат тулай торакта тыңлый алабыз. Миңа  көллияттә укуы бик ошый,– ди әлеге төркемнең старос­тасы Сиринә Нәбиуллина.

      Укырга Балтачтан   килгән Дарина Кузьмина, рус кызы булса да, Хан  алымы белән борынгы татар   сүзләре күп кергән Тукай шигырен нәкъ шагыйрь  язганча курсташлары сокланырлык итеп  өйрәнгән. “Мәктәптә укыганнар белән чагыштырып, мин  Хан  алымы белем  алуда иң  камиле дип уйлыйм. Бу  алымга белем  бирүнең  киләчәге салынган,– ди Дарина.

     Балтач районы Шубан авылыннан килеп, соңгы  курста укучы Гөлфия Хәбибрахманова да традицион укыту методикасыннан Хан  алымына күчүне җиңел кабул итүе ту­рында сөйләде.  “Без видеодәресләрне ноутбуклардан интернетка кереп өйрәнәбез һәм дәрестә нәрсә аңлаганыбызны укытучыларга сөй­либез. Аңлама­ганнарны сорыйбыз, өстәмә  со­раулар бирәбез. Теманы өй­рә­нүдә һәр укучы катнаша”, – ди булачак икътисадчы. 

     Педагоглар фикеренчә, видеолекция үзеңә ошап җитми икән,  аны яңадан яздырырга була, ягъни укытуны  камилләштерә баруга  мөмкинлек ачыла.  Укучы өендә мөстәкыйль эшләргә өйрәнгән икән, Хан алымын тиз  үзләштерә. Яңача белемнең башлангыч нәти­җәләре беренче семестр ахырында билгеле булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: