Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

24 гыйнвар – Мәүлид бәйрәме

Һиҗри ел исәбеннән алганда Рабигуль әүвәл аеның 12се (милади календарь буенча быел 24 гыйнварга туры килә) - Ислам дөньясында иң зур бәйрәмнәрнең берсе - мөселманнарның дөнья вә ахирәт бәхет-сәгадәтләренә ирешүләренә сәбәпче булган Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне.

Ул иң хөрмәтле, изге көннәрнең берсе итеп билгеләп үтелә.

Быел Мәүлид ае 13 гыйнвардан башланып, нәкъ 29 көн - 11 февральгә кадәр дәвам итәчәк . Мәүлид - туу вакыты яки туган көн дигәнне аңлата. Сөекле рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в) рабигуль аеның 11еннән 12нче көненә каршы төн уртасында Мәккә шәһәрендә туа һәм 63 ел яшәгәч, янә шул ук айның шул ук көнендә Мәдинә шәһәрендә вафат була. Мөхәммәд галәйһиссәллам кешелекнең усаллык вә яманлык, рухи әхлаксызлык белән пычранган бер дәверендә дөньяга килгән. Иман һәм Ислам нуры белән яктыртып, ул адәм балаларын залимлыктан, томаналыктан, кыргыйлыктан коткарган. Кешелеккә дөнья вә ахирәт бәхетеннән ачкыч бүләк итеп, бәндәләрне мәдәният юлына алып чыккан. Мәүлид бәйрәме нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер-сәдакалар өләшенә, пәйгамбәребезгә күп итеп салаватлар әйтелә, өйләрдә Мәүлид ашлары уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәүлид