Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Алдынгылар тәбрикләнде [+фоторепортаж]

Узган атнаның җомгасында район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләрен тәбрик­ләү тантанасы узды. "Мәдәният хезмәткәре көненең җәмгыятебезнең барлык өлкәләренә кагылышы бар. Театр, музей, китапханә, клуб, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре генә түгел, мәдәни чараларда катнашучылар, тамашачылар, һәвәскәрләр, үз-үзен иҗатта ачу теләге тормышының аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән һәркем бу бәйрәмне үзенеке дип кабул итә", -...

Узган ел районыбыз мәдәният хезмәткәр­ләренең эшчәнлеге Мәдәният министрлыгы коллегиясенең ел йомгакларына багышланган утырышында иң яхшысы дип табылды һәм беренче урынга лаек булып, матди-техник базаны ныгытуга 500 мең сумлык сертификат, күчмә кубок белән бүләкләнде. Бәйрәм кичәсендә дә район башлыгы Рәис Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрикләп, хезмәт уңышлары теләп, ихлас теләкләрен җиткерде, Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазләре тапшырды.

Бу көнне узган елгы эш нәтиҗәләре буенча авыл мәдәният йортлары арасында иң югары күрсәткечләргә ирешкән, түләүле хезмәт буенча вакытында взносларны тапшырган, үткәргән чаралар һәм конкурсларда җиңүләр яулаган мәдәният йортлары, авыл клублары һәм китапханә хезмәткәрләре дә тәбрикләнде. Барлык күрсәткечләр буенча Кече Шыңар авылы мәдәният йорты - I, Югары Шытсу - II, Югары Симет III урынга чыкты. Авыл клублары буенча Олы Арташ авыл клубы - I, Пүкәл - II, Тенеки III урынга лаек булды. Шәмәрдән балалар китапханәсе - I, Пүкәл авыл китапханәсе - II, Олы Кибәче III урынны яулады. Яңалыкка омтылып, үзенчәлекле чаралар үткәргән хезмәтләре өчен Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Рушания Хаҗиева, район мәдәният йорты директоры Альберт Гүзәлов бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев